news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике пляж ачылырга мөмкин

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Минзәлә һәм Зәй су объектлары буенча бу атнада ук карар чыгарачак.

Татарстанда тагын ике пляж ачылырга мөмкин

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә су объектына санитар-эпидемиологик нәтиҗә алуга ике яңа гариза каралачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә тагын ике объект буенча эш алып барыла. Бу Минзәлә һәм Зәй комлыклары. Гаризалар 28 һәм 29 июльдә кабул ителде. Бу атнада барлык документлар һәм лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре булган очракта санитар-эпидемиологик нәтиҗә бирү турында карар кабул ителәчәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина атна ахырында журналистларга нәтиҗә турында хәбәр итәчәген аңлатты.

Хәзерге вакытта республиканың ике пляжында гына су коенырга мөмкин. Коену өчен Лаеш районында «Кама диңгезе» һәм Түбән Камада «Кама» комлыгы ачык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100