news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике мәдәни үсеш үзәге барлыкка киләчәк

Яшел Үзәндә һәм Алабуга төзелеш өчен җирләр бүлеп бирелгән, хәзер проектлар экспертизада.

Татарстанда тагын ике мәдәни үсеш үзәге барлыкка киләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзү өчен җир бүлеп биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Мәдәни үсеш үзәкләре өчен Яшел Үзәндә һәм Алабугада ике җир кишәрлеге бүлеп бирде. Хәзер алар [проектлар] экспертизада», — диде Ирада Әюпова. 

Проект эшләре төгәлләнгәч Татарстан Мәдәният министрлыгы үзәкләрнең кайчан төзеләчәген хәл итәчәк. Аларның икесе дә 2021 елда яки һәрберсе аерым-аерым 2021 һәм 2022 елларда төзелергә мөмкин.

Россиядә барлыгы сигез мәдәни үзәк барлыкка килергә тиеш. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан ике үзәк төзү мөмкинлеге алды.

«Без 2015 елда ук бу проектның пилотлары идек. Беренче мәдәни үсеш үзәкләре Азнакайда һәм Буада төзелде инде, ләкин хәзер алар тагын да зуррак һәм масштаблырак булачак», — диде спикер.

«Мәдәният» илкүләм проекты Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 елга кадәр эшләнгән һәм «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектларын үз эченә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100