Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлде
1957 елда туган ир-ат һәм 1936 елда туган хатын-кыз яңа инфекциядән вафат булды.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 корбаны булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Үлем сәбәбе паталого-анатомик экспертиза белән расланган», диелә хәбәрдә.
1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Табиблар «яңа коронавируслы инфекция» диагнозын куйган. Йөрәк авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле бик авыр булган. 20 июльдә бу хатын үлгән.
1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Аны 23 июльдә 18нче хастаханәгә салганнар. Анда ике яклы пневмония һәм Covid-19 булган. Бу кеше 25 июльдә үпкәләре һәм баш мие шешүдән үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз