Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын ике кандидат «Бердәм Россия» праймеризына документлар тапшырды
«Бердәм Россия» 26 мартта Татарстанда партиядән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башлануы турында игълан итте. Бүген Татарстанда «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов һәм РФ сенаторы Геннадий Емельяновның ярдәмчесе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы Иҗтимагый ярдәм штабы хезмәткәре Станислав Архипов праймеризда катнашу өчен документлар тапшырды.
«Алдан тавыш бирү – яшьләргә үзләрен күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек. Әлеге системаның өстенлеге – кешеләрнең алдагы сайлауда партияне тәкъдим итәчәк кандидатларны үзләре билгеләвендә. Тавыш бирү интернет аша үткәрелә һәм үзләре теләк белдергән кешеләр тавыш бирәчәк. Бу сайлау процессының ачыклыгын һәм гаделлеген тәэмин итү өчен кирәк. Партиянең мондый механизмны куллануы бик яхшы», - дип искәртте Шиһабетдинов журналистлар белән аралашканда.
Ул шулай ук алга таба үстерү күздә тотылган эшчәнлек юнәлешләре хакында да сөйләде.
«Яшь Гвардия»гә кешеләр төрле сораулар белән килә. Бүгенге көндә төп юнәлешләрнең берсе – махсус хәрби операция, без даими рәвештә гуманитар ярдәм җыябыз. Хәзерге вакытта «Яшь Гвардия» үзе генә дә 150 тоннадан артык ярдәм җыйды. Без аны республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә илтәбез», - дип искәртте «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе.
Кандидат Станислав Архипов үз эшчәнлеген Татарстанда мәдәниятне үстерүгә юнәлдерәчәген әйтте, ул бу җәһәттән өлкән буынга аерым игътибар бирәчәк.
«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү кампаниясе Татарстанда 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Праймеризга кандидатлар күрсәтү 27 мартта башланды һәм ул 25 апрельгә кадәр барачак.
Сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә теркәү 15 апрельдән 24 майга кадәр уза. 20-26 майда тавыш биреп булачак. Ә инде 27 майда алдан тавыш бирүгә нәтиҗә ясау ниятләнә.
Праймеризда катнашу өчен документларны беренчеләрдән булып «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм Россия Герое Дамир Исламовның апасы – Питрәч районының Шигали авыл җирлеге депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә торган хәйрия фондын гамәлгә куючы Динара Алтынова тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз