news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын да җылыта һәм яңгырлар көтелә

Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстанда һава температурасы күтәрелү дәвам итәчәк. 15 һәм 16 майда көндез 24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. Бу көннәрдә һава торышы тотрыксыз булачак: яңгыр, җил, яшен фаразлана.

Иртәгә республиканың күпчелек өлешендә коры һава торышы көтелә, әмма көндез көньяк һәм көнчыгыштагы районнарда бераз яңгырлар булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә һава температурасы 3-8 градус, көндез 15-20 градус җылы булачак.

Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез урыны белән яңгырлар фаразлана. Төнлә 3-8 градус, көндез 18-23 градус җылы көтелә.

14 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә 3-8, көндез 15-20 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot