news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган

Covid-19 пандемиясе башланганнан алып республикада 303 кеше үлгән.

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — өч ир-ат һәм бер хатын-кыз Covid-19 корбаны булган.

«1940, 1946, 1947 елларда туган ир-атлар һәм 1936 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.

Covid-19 пандемиясе башланганнан алып республикада 303 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100