news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын өч кеше ковид корбаны булган

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирустан 313 кеше үлгән.

Татарстанда тагын өч кеше ковид корбаны булган

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән.

1940 елда туган хатын-кыз, 1949 һәм 1951 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирустан 313 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot