Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат
Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләрнең гомуми саны республикада 131гә җиткән.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта.
Аерым алганда, 1944 елда туган ир-ат вафат булган. Ул ике яклы пневмониядән катлауланган коронавирус белән хастаханәгә салына. Ир-ат хроник авырулардан җәфа чиккән.
Covid вирусының тагын бер корбаны - 1949 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә керә. Аның шулай ук хроник авырулары булган.
1957 елда туган ир-ат та хастаханәдән тыш пневмония белән дәвалануга салына. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе халәтендә катлауланган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.
Шулай итеп, 22 ноябрьгә Татарстан халкының Covid-19 коронавирусыннан 131 үлем очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз