news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

2022 елның 24 февраленә республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1706га җитте.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Бер ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

2022 елның 24 февраленә республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1706га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан 1937 һәм 1958 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1955 елда туган ир-ат үлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100