news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын бер вуз карантинга ябыла

14 ноябрьдән Әлмәт дәүләт нефть институты карантинга ябыла

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Иртәгә Татарстанда тагын бер вуз карантинга ябыла, бу грипп белән кискен тын юллары инфекциясе авырулары очрагы арту белән бәйле. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге җитәкчесе Татьяна Волкова белдерде.
Аның сүзләренчә, 14 ноябрьдән Әлмәт дәүләт нефть институты карантинга ябыла. Республиканың кайберләре читтән торып укучылар өчен ачыла, дип тә билгеләп үтте. Шулай итеп, иртәгә ТДГПУда һәм Чаллы вузларында карантин тәмамланырга тиеш, ә КДУда – дүшәмбе.
Элек Татарстанда 12 университет карантинга ябылды, дип хәбәр ителгән иде, шул исәптә Казанның 4 дәүләт вузы – КДУ, ТДГПУ, КЮТУ (КАИ) һәм КДМУ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100