news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын алты кеше коронавирустан үлгән

6 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 698 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 1937 һәм 1943 елларда туган ике хатын-кыз, 1936, 1943, 1953 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

6 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 698 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot