news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын алты кеше ковидтан үлгән

Соңгы тәүлек эчендә республиканың алты кешесе яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган чирләрдән вафат булган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда җиткерде.

1957, 1952, 1942, 1940, 1934 елларда туган биш ир-ат һәм 1954 елда туган бер хатын-кызның үлеменә Covid-19  сәбәпче булган. Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 1 896 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot