news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 99 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны биш көн дәвамында артканнан соң, узган тәүлектә бу күрсәткеч кимеде. Узган тәүлектә республикада 99 кеше ковид йоктырган, алдагы көндә 104 кеше авырган булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Татарстанда 75 кеше хастаханәгә китерелгән, тагын 58 кеше коронавирустан терелеп хастаханәдән чыккан. Пандемия башланганнан алып, республикада ковид йоктыруның 196 424 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot