news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«36 кеше хастаханәгә салынган, 61 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Коронавирус белән авыручыларның яртысы диярлек (45 кеше) республика башкаласында теркәлгән. Чаллыда ковид белән авыручыларның 11, Әлмәт районында 8 очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 41,7 мең тапкыр куелган. Татарстанда 34,9 мең кеше (узган тәүлектә — 167 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше ике прививканың компонентын да ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot