news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 930 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 930 очрагы ачыкланган. 114 кеше хастаханәдә дәвалана. Стопкоронавирус.рф порталы шундый мәгълүматлар чыгарды.

Пандемия вакытында республикада бу йогышлы чир белән авыруның 173 394 очрагы ачыкланган. 163 472 кеше савыккан, шул исәптән 781 авыру –  үткән тәүлектә.

Үлем очраклары саны элеккечә кала – 2004.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100