news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.

Август башыннан республикада бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны арта. Бер көн алдан ковид йоктыруның 82 очрагы ачыкланган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан алып, төбәктә коронавирус йоктыруның 154 619 очрагы теркәлгән, 150 544 кеше (узган тәүлектә -11 кеше) бу чирдән терелгән.

Фаразлаулар буенча, Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны арткач та, Татарстанда да бу хәл кабатланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot