news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

56 кеше хастаханәгә озатылган, сигез кеше терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 154 534 очрагы ачыкланган, 150 533 кеше савыккан. 1 997 кеше инфекция корбаны булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot