news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 73 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны өч көн рәттән кимегәннән соң, Covid-19 инфекциясен йоктыручылар кабат артты. Узган тәүлектә 73 кешегә «коронавирус» диагнозы куелган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Чагыштыру өчен: кичә республикада ковид йоктыруның 68 очрагы, 31 гыйнварда 71 очрагы ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 34 кеше хастахнәгә китерелгән.

Пандемия башланганнан алып, төбәктә 195 374 кеше коронавирус йоктырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot