news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 71 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 чире белән авыручы 71 кеше теркәлгән. Әлеге күрсәткеч соңгы берничә көн эчендә беренче тапкыр алдагы көндәге саннан түбәнрәк. Мисал өчен, 8 август көнне республикада 74 кеше бу чирне эләктергән булган.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары күрсәтүенчә, Татарстанның 56 кешесен хастаханәгә салганнар, 24 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә 154 376 ковид очрагы теркәлгән, 150 525 кеше чирне җиңгән, инфекция аркасында 1 997 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot