Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 70 кеше коронавирус йоктырган
953 968 кеше ковидтан прививканың икенче дозасын да алган.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 70 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«25 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда (34) һәм Чаллыда (14) теркәлгән. Түбән Камада 6 кеше, Тукай районында өч кеше, Әлки һәм Алабуга районнарында икешәр кеше, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат районнарында берәр кеше ковид йоктырган.
Шулай итеп, 4 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 27 331 тапкыр куелган. Татарстанда 23 358 кеше (узган тәүлектә -27) коронавирустан терелгән.
Барлыгы 1 088 887 кеше (үсеш — 3110) коронавирустан прививка ясаткан, 953 968 кеше прививканың икенче дозасын да алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз