news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 62 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанның 62 кешесе коронавирус инфекциясе белән зарарланган, 40 авыручыны хастаханәгә салырга кирәк булган. Стокоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Шул ук вакытта 69 кеше тулысынча сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның барлыгы 194 мең 744 очрагы расланган, 192 мең 53 кеше тулысынча савыккан.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны бер көндә 4702 кешегә арткан. 5 мең 466 кеше сәламәтләнгән. Covid-19 белән хастаханәләргә 970 авыручы китерелгән. Инфекциядән, рәсми статистика буенча, Россиядә 42 кеше үлгән.

  • Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росстат 2022 елның октябрендә SARS-CoV-2 вирусыннан үлүчеләр турында үз мәгълүматларын урнаштырмый башлады. Күпчелек очракта алар федерация субъектларыннан зур якка аерылып торды. Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр Covid-19 Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре исемлегендә алтынчы гына булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100