news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 62 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуын дәвам итә. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә республикада 62 кеше әлеге чирне эләктергән.

Хисап чорында 49 кешене хастаханәгә озатканнар.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 154 163 очрагы ачыкланган, 150 492 кеше (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.

Коронавирустан 1 997 кеше вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot