news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,9 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә чирләгән.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь аралыгында ачыкланган, бер пациентка 18 яшь тулмаган.

Казанда — 32, Чаллыда — сигез, Яшел Үзән районында — дүрт, Алабуга һәм Тәтеш районнарында — икешәр, Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең17,9 мең очрагы теркәлгән, 14,5 мең кеше (шуларның 132се — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot