news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган

Республикада узган тәүлектә 95 кеше әлеге авырудан терелгән.

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа теркәлгән.

«Барлыгы шундый 18 235 очрак теркәлде», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 7,7 мең тест ясаган. Татарстанда яшәүче 5 281 кеше табиблар күзәтүендә, алар авырган кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавирус йоктырган булырга мөмкин.

Республикада яшәүче 14 937 кеше (узган тәүлектә — 95) коронавирустан терелгән, дип өстәде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

news_right_1
news_right_2
news_bot