news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 46 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 123 очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 22, Чаллыда — сигез, Тукай районында — биш, Лаеш районында — өч, Алабуга районында — ике, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Менделеевск, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 123 очрагы теркәлгән. 22 054 кеше (шуларның 40ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 966 676 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 804 069 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100