news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 41 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 41 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 406 очрагы теркәлгән, диелә стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларында.

28 кеше хастаханәгә озатылган, 123 кеше терелгән. Республикада коронавирустан барлыгы 149 952 кеше савыккан.

Узган тәүлектә әлеге чирдән бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Соңгы тапкыр мондый очрак 8 июльдә исәпкә алынган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot