news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 39 кеше коронавирус йоктырган

28 июньгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 22 363 очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән, аларның 2се — читтән кертелгән, 37се элемтә юлы белән йоктырылган.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 18, Чаллыда — 8, Тукай районында — 3, Мамадыш районында — 2, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама районнарында берәр кеше чир йоктырган.

28 июньгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 22 363 очрагы теркәлгән.

Бу вакыт эчендә 20 085 кеше савыккан.

Барлыгы 510 894 кеше вакциналаштырылган, шуларның 373 995е инде прививканың икенче компонентын ясаткан. Республикага соңгы тапкыр вакцина 27 июньдә кайтарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot