Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 29 кеше Covid-19 йоктырган
Авыруларның 14е — Казанда, бишесе — Чаллыда, өчесе Баулы районында яши.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 29 очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә, 28е элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«20 кеше хастаханәгә салынды, тугыз кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.
29 авыруның 14е — Казанда, бишесе — Чаллыда, өчесе Баулы районында яши. Лениногорск районында коронавирусның ике очрагы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.
Covid-19 пандемиясе вакытында 21 327 татарстанлы теркәлгән. 18 264 кеше инде терелгән, шул исәптән 55е-узган тәүлектә.
Татарстанда 335 736 кеше вакцинация узган, шуларның 242 451е икенче прививка алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз