news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 29 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә республикада 29 очрак ачыкланган, кичә ул – 30, ә 27 һәм 28 апрельдә 31 иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 14 пациент хастаханәгә озатылган, 33 кеше терелгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 205 234 очрагы ачыкланган, 202 685 кеше савыккан. 2 меңнән артык кеше инфекция корбаны булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot