news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 287 кеше коронавирус йоктырган

Авыручылар арасында 47 бала бар.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 287 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 43е хастаханәгә салынды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Авыручылар арасында 47 бала бар.

Иң күп авыручылар Казанда - 69 кеше, Әлмәт районында — 66, Чаллыда — 30 кеше.

24 мартка булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус белән 135 300 кеше авырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100