news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 277 кешедә коронавирус тапканнар

Соңгы тәүлектә Татарстанда 277 кешедә Covid-19 расланган. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шундый саннар теркәгән.

"18 яше тулмаган балалар - 80 кеше", - диелгән ведомство хәбәрендә.

Казанда 62 кеше әлеге чирне иярткән, Чаллыда – 10 авыручы. Районнар арасында иң күп чирләүчеләр Әлмәт районында — 72 кеше. Ковид белән авыручы тагын 28 кеше Түбән Кама районында, 16 кеше Биектау районында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 136,7 меңнән артык кеше чир йоктырган. 126,8 меңнән артык кеше сәламәтләнгән. Узган тәүлектә 946 кеше авырудан котылган.

Барлыгы 2 497 704 кешегә коронавируска каршы прививка ясалган (үсеш 668). Татарстанда вакцинацияләүнең тулы курсын 1,9 миллион кеше узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100