Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 270 кеше коронавирус йоктырган
Республикада соңгы тәүлек эчендә тагын 270 кешедә ковид тапканнар, 52 кешене хастаханәгә салганнар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар — 76 кеше», — диелә хәбәрдә.
Яңа очракларның күбесе Казанга туры килә (111 кеше). Вируслы 22 кеше Түбән Кама районында, 15 кеше Чаллыда, 14 авыручы Яшел Үзән районында, 11 кеше Бөгелмә районында теркәлгән.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 137 248 кеше йогышлы чирне йоктырган, 128 398 кеше сәламәтләнгән (845 кеше узган тәүлектә).
Республикада яшәүче 2 499 736 кеше вакцина кадаткан, шуларның 1,9 миллионнан артыгы препаратның ике компонентын да алган. 280,8 мең кеше ревакцинация узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз