news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 26 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 26 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны кими бара, бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары дәлилли.

Шулай итеп, республикада узган тәүлектә 27 кеше авыру йоктырган, ә аннан бер көн элек инфекцияле 29 кеше ачыкланган булган. Гомумән алганда, пандемия вакытында Татарстан Республикасында барлыгы 205 287 авыру очрагы теркәлгән.

Биш кеше хастаханәгә озатылган. Статистика алып барыла башлаганнан бирле 202 703 кеше сәламәтләнгән һәм үлүчеләр саны 2010. Бүгенге көндә бу саннар үзгәрешсез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100