Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган
Республикада Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, савыккан.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 252 кеше коронавирус белән авырган. Аларның дүртесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән, калган очракларда чир элемтә юлы белән йоккан.
«65 кеше хастаханәгә салынган, 187 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда 103 кеше чирләгән. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында 45 зарарлану очрагы ачыкланган. Антирейтингның өченче баскычында Чаллы тора, биредә 16 очрак теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, терелгән.
Вакцинацияне 1,9 млн татарстанлы узды, шулардан 1,4 млн кеше вакцинаның ике дозасын да алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз