news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 24 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 24 очрагы ачыкланган. Бу узган көн белән чагыштырганда, бер кешегә күбрәк. Ковид йоктырган 14 кеше хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия вакытында республикада 205513 кеше ковид йоктырган, 202878 кеше (узган тәүлектә - 35 кеше) бу чирдән терелгән.

Статистика алып барыла башлаганнан бирле Татарстанда коронавирустан 2010 үлем очрагы расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot