Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 217 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 31 937 очрагы теркәлгән.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 217 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«60 кеше хастаханәгә озатылган, 157 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 121, Чаллыда — 26, Түбән Кама һәм Алабуга районнарында — җидешәр, Кукмара районында — бишәр, Биектау һәм Лениногорск районнарында — дүртәр, Әлмәт, Буа, Менделеевск, Минзәлә, Саба һәм Тукай районнарында — өчәр, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Питрәч һәм Теләче районнарында — икешәр, Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Мамадыш, Нурлат, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 31 937 очрагы теркәлгән, 25 869 кеше (шуларның 49ы — узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 1 676 358 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 102 323 кеше икенче дозаны да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз