news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 180 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 180 очрагы ачыкланган, 22 кеше хастаханәгә озатылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 202 мең 425 очрагы теркәлгән.

Шул ук вакытта, 199 мең 350 кеше (шуларның 223е – узган тәүлектә) терелгән.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 12 мең 512 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 1475 пациент хастаханәгә озатылган. 13 мең 759 кеше савыккан, 36 кеше коронавирус корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100