news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 160 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 160 яңа очрагы ачыкланган – бу моннан алдагы көн белән чагыштырганда 7 кешегә күбрәк. 110 кеше хастаханәгә озатылган.

Республикада тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып 2 мең кеше әлеге инфекция корбаны булган.

Узган тәүлектә 33 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot