news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 150 кешедә коронавирус ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 150 очрагы расланган. 10 авыручыны хастаханә шартларында дәвалау таләп ителгән. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада мондый авырулы 185 474 кеше ачыкланган. Шулардан 182 487 авыручы сәламәтләнгән, шул исәптән 86 кеше – үткән тәүлектә.

Бер көн эчендә үлүчеләр саны үзгәрмәде – 2005 (пандемия башыннан).

news_right_1
news_right_2
news_bot