news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 140 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда тагын 140 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 20 октябрьдән бирле төбәктә коронавирусның 200дән кимрәк очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә 37 кеше хастаханәгә озатылган, 278 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 186 759 очрагы ачыкланган, 2 005 кеше ковид корбаны булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot