news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 136 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны кими. Бүген ковид йоктыруның 136 очрагы ачыкланган. Ул бер көн алдан булган саннар белән чагыштырганда, унга азрак. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә Татарстанда 54 кеше хастаханәгә китерелгән. 184 кеше савыгып хастаханәдән чыккан.

Пандемия башланганнан алып, республикада 198362 кеше ковид йоктырган, 194574 кеше бу чирдән терелгән. 2010 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot