news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 113 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 44 411 очрагы теркәлгән.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 113 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 86 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 65, Чаллыда — 13, Алабугада — алты, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында — дүртәр, Минзәлә районында өч очрак ачыкланган. Инфекция йоктыручылар барлыгы 21 муниципалитетта теркәлгән.

Шул рәвешле, 17 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 411 очрагы расланган, 37 658 кеше (шуларның унтугызы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 321 570 кеше (шуларның 2 485е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 870 126 кеше икенче дозаны да алган. 154 771 кеше кабат вакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100