news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 1127 кешедә коронавирус табылган

Чир 181 балада ачыкланган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 1127 яңа очрак ачыкланган.

«Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Чаллыда авыруның 97 очрагы билгеле.

Шулай итеп, 2022 елның 6 мартына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 125 539 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 98 889 кешесе сәламәтләнгән, 2787 кеше узган тәүлек эчендә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100