news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге дүртенче яртыда Югары Ослан районында булган.

Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүртенче яртыда республиканың Югары Ослан районында – Казан – Ульяновск трассасында тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле Каптива» автомобиле аның йөртүчесе идарәсен югалту сәбәпле кюветка төшкән.

Машинада өч кеше булган, аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot