news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда табигый битумны эшкәртү белән шөгыльләнәчәкләр

«Татнефть» ААҖ Россия Фәннәр академиясе белән бергә тәҗрибә-сәнәгать корылмасы төзи

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Татнефть» ААҖ табигый битум байлыкларын үзләштерү юнәлешендә геологик разведкадан алып эшкәртүгә кадәрге циклны төзи. Компания мөстәкыйль рәвештә горизонталь бораулау һәм битумны сыеклау өчен пластка пар кертү технологиясен эшләгән.

«Татнефть» ААҖ Россия Фәннәр академиясе белән бергә,  гидроконверсия ысулы һәм үзебездә җитештерелгән катализаторлар кулланып, битум нефтен эшкәртү буенча тәҗрибә-сәнәгать корылмасы төзү карар ителгән. Бу ысул Россия Фәннәр академиясенең А.В.Топчиев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты тарафыннан тәкъдим ителгән.

Бу корылма уңышлы эшләп киткән очракта, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводында нефтьнең авыр калдыкларын эшкәртү буенча корылма эшләүгә күчәргә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100