Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда табигатьне яратучылар «Зәңгәр күлләр сакчылары» берләшмәсенә туплана
«Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина зур проект – «Зәңгәр күлләр сакчылары» берләшмәсе төзелүе турында яңалыкны игълан итте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
«Бу атнада гаризалар кабул итү төгәлләнә. Әлеге берләшмәгә Зәңгәр күлләр табигатенә битараф булмаган кешеләр туплана. 110 кеше инде теләк белдергән. Алар тыюлык эшенә үзләреннән өлеш кертергә, табигатьне саклау чараларында катнашырга телиләр. Без Зәңгәр күлләр янында яшәүче 6 мең кешене, бөтен казанлыларны шул төркем эшендә катнашырга чакырабыз», – диде Оксана Саргина.
Аның сүзләренчә, төп бурычлар – территорияне чистарту, җыештыру, халыкны хәбәрдар итү, Экология, Урман хуҗалыгы министрлыклары, Биологик ресурслар комитеты белән берлектә табигатьне саклау чараларында катнашу һәм башкалар. Үзләреннән мөстәкыйль чаралар үткәрергә теләүчеләрнең дә башлангычлары хупланачак.
«Төркем эшендә катнашучылар махсус паспорт, униформа алачак. Бонуслар җыелып, алардан файдаланып булачак», – диде Оксана Саргина.
Ул бүген матбугат очрашуында Зәңгәр күлләр тыюлыгында хәл ителгән төп проблемалар, кертелгән яңалыклар, реформалар турында сөйләде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Зәңгәр күлләрдә нитратлар күләме ике тапкыр кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз