Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда табигать саклау таләпләрен бозучыларны авиация ярдәмендә күзәтәчәкләр
«Республикада санитар-экологик икеайлыкта Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казанга караган участокларын һәм янәшәдәге территорияне комиссия белән тикшерү оештырылачак», — ди Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында табигатьне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу очракларын булдырмас өчен, патрульләр саны артачак, хокук бозучыларны самолеттан күзәтәчәкләр.
«Икеайлык барышында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында хокук бозу очракларын ачыклау эшен көчәйтергә кирәк. Авиация белән күзәтү, Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казанга караган участокларын һәм янәшәдәге территорияне комиссия белән тикшерү оештырылачак», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Аның сүзләренчә, республика территориясендәге чүплекләрне май бәйрәмнәренә кадәр юк итәргә кирәк.
«Муниципалитет һәм җир кишәрлекләре милекчеләренең чүплекләрен беренче көннәрдән үк ачыкларга һәм теркәргә кирәк. Аларның май бәйрәмнәренә кадәр бу чүплекләрне бетерү мөмкинлеге булырга тиеш», — дип искәртте министр Хөкүмәт Йортында узган брифингта.
Элегрәк «Татар-информ» 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлануы турында язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз