news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң җинаять эше ачылды

Татарстанның Балтач районында табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» бу хәлнең 11 майда булуын язган иде. Ир-ат, үз автомобилендә барганда, юл читенә ауган машина күрә. Ул авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә дип туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның сеңлесе сөйләде. Аның сүзләренчә, абыйсын дүрт егет кыйнаган, башына пистолет терәп үтерү белән янаганнар. Кыйнау мизгеле табибның машинасындагы видеорегистраторга эләккән.

Кыйналган 31 яшьлек табиб хастаханәгә үзе барган. Дәвалану узганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләренә карап, нинди маддә буенча җинаять эше ачылачагы хәл ителә.

Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot