news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда табибларга кытлык кичергән районнар исемлеге билгеле

Татарстан Президенты максатчан белем бирү буенча кадрлар әзерләүгә игътибарны арттырырга күрсәтмә бирде.

Татарстанда табибларга кытлык кичергән районнар исемлеге билгеле
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Чистай, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Лениногорск, Чирмешән районнарында медицина кадрлары белән тәэмин ителеш 40-50 процент дәрәҗәдә генә. Бу хакта бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Тармакта белгечләр белән тәэмин ителеш буенча иң югары күрсәткечле районнар түбәндәгеләр: Саба районында (сырхауханәдә – 90,1, стационарда – 77,4 процент), Биектауда (85,8 һәм 72,7 процент), Питрәч районында (90,6 һәм 81,8 процент), Кайбыч районында (82,4 һәм 85,7 процент), Балтач районында (75,9 һәм 76,2 процент).

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш округтагы башка төбәкләр арасында иң түбәннәренең берсе булуын әйтте. Ул белгечләр җәлеп итү өчен, индивидуаль торак төзелеше өчен җир участогы бүлү, ипотека кредитында ташламалар бирү һәм башка социаль ярдәм чаралары булуы турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов максатчан белем бирү буенча кадрлар әзерләүгә игътибарны арттырырга күрсәтмә бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100