news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда табиблар юл һәлакәтендә зыян күргән кеше янына бармаган, ул һәлак булган

Татарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә. Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

30 апрельдә Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ир-ат зыян күргән. Буа үзәк район хастаханәсе табиблары чакыруга барудан баш тарткан, бу карарны районның аларга беркетелмәгән булуы белән аңлатканнар. Авария урынына кадәр 20 минутлык юл булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ир-атка медицина ярдәме күрсәтелмәгән, ул һәлак булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot